Әлмәттә хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы булды

2021 елның 16 апреле, җомга

ӘМР башкарма комитетының зур залында хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы булды.

Аның эшендә Хезмәтне саклау буенча Координация советы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге башлыгы Фидаил Хаернасов, НГСПның Татарстан республика оешмасының әйдәүче белгеч-техник инспекторы Радик Исаков, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече, эксперты Альбина Солтанова катнашты, «Татнефть - кадрлар әзерләү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү шәхси мәгариф учреждениесенең хезмәтне саклау өлкәсендә белгече Диана Сәфәргалина, Әлмәт районында ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Харисова, шулай ук районның төрле предприятиеләреннән хезмәтне саклау буенча инспекторлар һәм вәкаләтле затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International