«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия белән берлектә 2011 елдан татар теле курслары үткәрә.
Алдан йомгаклау аттестациясе май ахырында планлаштырыла. Һәр абитуриент махсус бланкларда биремне үтәячәк. Курслар тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәткән КФУ сертификаты бирелә.