«Кванториум» балалар технопаркы - пионерлар Йорты кванторианнары «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү - юниорлар» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы җыелма командасына эләкте.
Исегезгә төшерәбез, Галләмов Камил һәм Кирамов Булат 2020/2021 еллардагы Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионатында 1 нче урынны яуладылар, шуның аркасында Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составына керделәр.