Гарифуллин
Әкрам Гариф улы (1922-1985)
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ
Татарстан Республикасы Арча районынын Купербаш авылында дөньяга килгән. Инженер-экономист, уйлап табучы, 1963 нче елда Әлмәткә күчеп килә. 1940 нчы елда Казаннын укытучылар институтында укый, җитештерүдән аерылмыйча,1965 нче елда И.М, Губкин исемендәге Мәскәу нефть институтынын экономик факультетын тәмамлый. Арча районында җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1940-1941 нче елларда укытучы буларак эшен башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Польша, Венгрия, Чехославия, Австрия, Германияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң 1947-1949 нчы елларда Бөгелмәдә хужалык директоры булып эшли. Мөһим товар ташучы, идарәче, «Таттехснабнефть»нең баш мөдирире, «Татнефтестрой»ның идарәче ярдәмчесе. Күп еллар буе «Татнефть» оешмасынын генераль директоры урынбасары булып эшли.

Тырыш, эшенә карата тугры, мәрхәмәтле, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булганга күрә, анны хезмәттәшләре һәм бөтен Әлмәт халкы хөрмәт итә. Ул җәмгыять тормышында актив катнаша. Депутат, халык киңәшмәләре әгъзасы була. Ул Әлмәтнең үсешенә зур игьтибар бирә. Шәһәрдә,башка төзелешләр белән бергә, бик күп биналар төзелә: мәктәпләр, балалар бакчалары, «Нефтяник» стадионы, медицина комплексы, культура йорты х.б.

А.Г. Гарифуллин тормыш тәҗрибәсенә бик бай, төрле яклап белемгә ия була. Бу аңа төрле проблемаларны хәл итүдә булыша.

Татарстаннын нефть җитештерү үсешенә күп өлеш керткәне өчен, Октябрь революциясе ордены һәм медальләр белән буләклән.

Нефть-газ җитештерүче РСФСР нын лаеклы эшчесе, СССР ның мактаулы нефтяннигы. Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International