Чувашева
Лилия Ивановна (1933-2022)
Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

1933 елның 24 февралендә Вологда өлкәсенең Вожегодск районы Огибалово авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1958 елда башлый. Гомуми хезмәт стажы 42 ел. Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык хезмәте «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «ТАССРның Атказанган табибы» мактаулы исеме, «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән. Лилия Ивановна шәһәр һәм районның сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертте, медицина хезмәткәрләре арасында гына түгел, район һәм шәһәр халкы арасында да абруй казанды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International