Новости

Түбән Абдул халкын ниләр борчый? (19.01.2013г.)

Район авылларында еллык отчет җыелышлары башланды.18 январь көнне шәһәрдән иң ерак урнашкан Түбән Абдул авылы башкарма комитеты беренчеләрдән булып хисап тотты. Җыелышта Әлмәт районы һәм шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, авыл Советы депутатлары, барлык служба хезмәкткәрләре, авыл халкы катнашты.

Җирлекнең башкарма комитет җитәкчесе Ринат Шәрифуллин үзенең докладын авылның горурлыгы булган Түбән Абдул- Елховой авылы тарихы муезее, аны оештыручы Хәлиулла Әхмәтшинга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган чаралар белән таныштырудан башлады. Райондагы зур тарихлы мәдәни үзәкләрнең берсе буларак, аның даны еракларга таралган. Агымдагы елда музей фондлары 91 экспонатка арттырылып, 12 661 гә җиткерелгән. 100 еллыкка багышланган чарада ТР Мәдәният министрлыгынан, Мәскәү, Свердловский шәһәрләреннән,Башкортстан , Үзбәкстан республикаларыннан килгән кунаклар катнашкан. Ел дәвамында авыл музеен 20 меңнән артык кеше караган.

Мәдәни генә түгел, социальяктан да тулы тормыш белән яши Түбән Абдуллылар. Биредә депуталар корпусы бик бик көчле,бер генә чара да алар ярдәменнән башка оештырылмый.

2012 елда республика программасы кысаларында 3 авылга хезмәт күрсәтүче Елховой табиблык амбулаториясендә 2 млн. сумга капитальремон т ясалган, 371 мең сумга медицина җиһазлары кайтарылган. 9 ноябрь көнне район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында әлеге социаль объект куллануга тапшырылган. Быел амбулаториянең машинасын алмаштыру турында сүз бара.

Якын – тирә авыллардагы балаларны йөртү өчен мәктәп автобусы алынган, Кызыл Көч авылына таш юл салдырылган, агымдагы елда әлеге участокка һәм Түбән Абдулның Ленин урамына асфальт түшәү планлаштырыла.

Авыл җирлегенең бюджетын килгәндә, НДФЛ буенча 361714 сум керсә, 718 955 мең сум - җир, 270 271 мең сум - милек салымы җыйналган.

Түбән Абдул мал асрау һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы торак пунктларның берсе булып санала. Район бюджетыннан 1 литр сөткә 5 сум исәбеннән бирелә торган субцидиянең 620 меңе әлеге авыл халкына түләнгән. (Район буенча бу сумма 3млн. сум тәшкил итә) 4 баштан артык сыер асраучыларга район башлыгы исеменнән савым аппаратлары тапшырылган.

Авылда экология мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. 2010 елда кайтарылган 30 контейнердан тыш тагы 10 ны кую күздә тотыла, агачлар утыртыла, экологик шимбә, өмәләр оештырыла.

Отчет җыелышында Түбән Абдуллылар бик актив рәвештә проблемаларны да күтәреп чыктылар. Бигрәк тә салым инспекциясенең начар эшләве, бер пай җиренә икешәр, хәттә өчәр тапкыр салым килүе борчый аларны. Шәһәрдән 70 км. ераклыкта булганлыктан, көн аралаш юлга чыгып булмый. Халыкны социаль яклау, пенсия фонды мисалында елга ике тапкыр булса да,үзләренең базалары белән берничә көн авыл халкын кабул итүне оештырсыннар иде дигән тәгъдим белән чыктылар. Икенче зур борчылу тудырган мәсьәлә - эчәргә яраклы су. Авыл янында битум ятмалары үзләштерелә башлаганлыктан, 2012 елда кое һәм колонкалардан алына торган суның тәме нык үзгәргән. Авыл халкы әйтүенчә, күкерт исе килеп торган суны эчү мөмкин түгел. Рәсми рәвештә алынган анализлар суның составы нормага туры килә дип расларга тырышса да, бу дөреслектән күпкә ерак тора диләр алар һәм бу сорауны кичекмәстән хәл итүне сорый. Бүгенге көндә су бәйсез тикшерү станцияләренә җибәрелгән.

Фәрдия Хәсәнова





























































Последнее обновление: 6 апреля 2021 г., 10:58

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International